|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Тавыш яздыру студиясе"Яңа Гасыр" ТРК ААҖнең тавыш яздыру студиясе һәм аудио архивының ярты гасырдан артык булган бай тарихы бар. Нәкъ менә биредә халкыбыз җәүһәрләре - Салих Сәйдәш, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Нәҗип Җиһанов, Исмай Шәмсетдинов, Ринат Еникеев, Алмаз Монасыйпов һәм шулай ук бүгенге көндә чын мәгънәдә республикабызның һәм дөнья классикасының "Алтын фонды"н тәшкил итүче даһи композиторларыбыз үзләренең кабатланмас эзләрен калдырган.
Телекомпания фондында Азат Аббасов, Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова кебек мәшһүр җырчыларыбызның онытылмас язмалары да бик кадерләп саклана.
Әлеге җырчыларның кабатланмас, тиңсез иҗади осталыгы "Яңа Гасыр" микрофонын аеруча бер дулкынлану белән кулларына алган яшь башкаручыларга үрнәк булып тора - кумирларының иҗат юллары да нәкъ менә студия диварларыннан башланган бит!
Горький урамының 15нче йортында урнашкан тавыш яздыру студиясе Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Салават Фәтхетдинов, Хания Фәрхи, Габделфәт Сафин, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башка күп кенә җырчыларны зур сәнгать дөньясына озатучы мәйдан булып тора. Бүгенге көндә дә җырчы-музыкантлар студиядә иҗади фатыйха алып, зур сәхнә түрләрен яулыйлар, радиодан, телевидение экраннарыннан яңгырап киң җәмәгатьчелеккә танылалар.
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган заманча тавыш яздыру студиясе музыкантларга киңкырлы музыкаль хезмәтләр спектрын тәкъдим итә.
Тавыш яздыру студиясендә сез:
- бер башкаручының, яки төрле музыкаль коллективлар – вокаль, инструменталь, фольклор ансамбльләр, рок төркемнәр, джаз-бенд, камера, симфоник оркестрлар, халык музыкасы оркестрының музыкаль фонограммаларын;
- шагыйрьләр, язучылар, актерлар, дикторлар, режиссерлар белән иҗади хезмәттәшлек итеп, әдәби-музыкаль композицияләр, спектакльләр;
- яраткан җырчыларыгыз һәм дикторларыгыз, шулай ук үз тавышыгыз белән музыкаль открыткалар яздыра аласыз;
- тиешле профессиональ югарылыкта булган заманча аранжировкалар;
- реклама роликлары әзерли аласыз;
- презентация, реклама, корпоратив материалларны компакт-дискка яздыра аласыз;
- шәхси музыкаль коллекцияләрнең фонограммаларын компакт-дискка төзәтеп күчерә аласыз;
- презентацион, тематик аудиоҗыентыклар, әдәби-музыкаль уку фонохрестоматияләрен, өйрәтү программаларын төзеп чыгара аласыз.
Фонограммалар буенча мәгълүмат һәм мастер-дисклар әзерлибез, шулай ук үзебезнең аппаратура - музыкаль җиһазлар белән урынга барып яздырабыз.
Тавыш яздыру студиясенең адресы: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15нче йорт.
Телефоны: (843) 570-50-76
Студия җитәкчесе: Ләйлә Монасыйпова
|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |