|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсеИртә һәм төн элек-электән тәүлекнең иң үзенчәлекле, аерым бер мәгънәгә ия вакыты итеп саналган. Иртә - таң вакыты, яңа көн башланган чор. Төн - сер пәрдәсе, караңгылык патшалыгы... Иртәнге һәм төнге тапшырулар иҗат берләшмәсе ул хакта беркайчан да онытмый. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр безнең канал тамашачылары эш көннәрен иртәнге мәгълүмати күңел ачу "Хәерле иртә!" тапшыруы белән башлый. Ике сәгать дәвамында Татарстанның беренче иярчен каналының турыдан-туры эфирында - танылган шәхесләр белән мавыктыргыч әңгәмәләр, йорт хуҗалыгы буенча файдалы киңәшләр, татар эстрадасы йолдызларының өр-яңа клиплары, яраткан ризыкларны әзерләүнең үзенчәлекле рецептлары һәм шәп кәеф диңгезе. Яңа көннең ишекләрен алып баручылар Люция Нотфуллина һәм Эльнар Яркәев, Гөлназ Рәхмәтуллина һәм Илдар Кыямов, Роза Әдиятуллина һәм Раил Өметбаев ача.
Ә "Доброе утро!" - ул Ләйсән Дусаева һәм Тимур Бильданов, Алия Хөснетдинова һәм Альберт Батанин һәм Матвей Апросин күтәренке кәеф бүләк иткән тапшыру. "Яшәсен театр!" тапшыруын Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы популяр телевизион проектлар авторы һәм алып баручысы Гөлнара Зиннәтуллина әзерли. Аның программасы 2006 елда 100-еллык юбилеен бәйрәм иткән, төрки дөньяның әйдәп баручы театры - татар милли театрына багышланган. Һәр актер ул әле шәхес кенә түгел, ул тулы бер тарих. Һәм бу тарихларны актерлар үзләре сөйли...
Һәр эш көнен "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы тамашачылары "Республиканская зарядка" тапшыруы белән башлый. Татарстанның данлыклы спортчылары - илкүләмендә һәм бөтен Европада танылган чемпионнар, тонусны күтәрү өчен чын-чынлап тырышачак.
Ә "Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең якшәмбе иртәсен интерактив "Sиңа Mиннән Sәлам" тапшыруы тулыландырачак. Бу тамашачыларга турыдан-туры эфирга шалтыратып якын һәм яраткан кешеләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә менә дигән мөмкинлек бирә.
Иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсенең директоры: Леонард Дәүләтшин
Тел.: (843) 570-50-32
|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |