|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
"Татар моңы"на акча табылырмы?("Intertat.ru" газетасы, 3нче февраль) Җырчыларга алай кытлык кичермәсәк тә, җыр конкурслары, җыр фестивальләре уздырырга остарып киттек. Бездә җырга бәйле чараларны саный китсәң, бармак җитмәс. Бөтен җир шары буйлап моң эзләп йөрү беренче мәлдә шактый гына сәер тоелса да, анысына да күнегеп барабыз бугай инде... Ә шулай да, бәйгеләрнең кирәклеген искәртеп торалар. Менә инде икенче тапкыр уздырылучы "Татар моңы" телевизион конкурсына Россия шәһәрләре, төбәкләр арасында барган җыр бәйгеләрендә җиңеп чыкканнар киләчәк. Конкурсның директоры, Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов белдергәнчә, быел бәйгедә мең ярым яшь башкаручы катнашыр дип көтелә. Алар арасында чит илләрдән дә килүчеләр булыр дип фаразлыйлар.
Аллага шөкер, татар милләте җырчыларга кытлык кичерми анысы. Тик менә "Татар моңы" фестивален югары дәрәҗәдә уздыру өчен финанс мәсьәләләре оештыручыларның итәк-чабуыннан тарта икән. Бу хакта Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Салават Фәтхетдинов: "Йолдызлык" фестиваленең 10 процент бюджет чыгымнарының яртысы гына бирелсә дә, әйбәт булыр иде, спонсорларыбыз читтә калмас дип ышанасы килә", - дип, үз борчуларын белдерде. Узган елда "Татар моңы"на 6 миллион сум каралган булса да, фәкать 1 миллионы гына табыла. Анысы да призлар өчен тотылган. Ә бу елда исә 5 миллионга исәп тотсалар да, сумманың әле яртысы да табылмаган.
"Татар моңы" фестивале кысаларында 4тән 14 яшькәчә балалар катнашында "Җырлы моңлы балачак" дигән чара уздыру да каралган. Ул конкурс буларак түгел, фестиваль буларак оештырылачак, чөнки балалар арасында әле андый конкурс үткәрү турында уртак фикергә килмәдек. Балалар конкурслары бар бит. Шуңа күрә без аны баштарак телевидение эшчәнлеге буларак “Яңа Гасыр”ның бер фестивале итеп караган идек. Ахыр чиктә ул "Татар моңы" фестиваленә кереп китте. Бүгенге көнгә без бик күп гаризалар алдык" - диде “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары, жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова. Балаларны башта телевидение студиясендә яздырачаклар (язылу бәясе - 300сум). Ә март аеннан башлап көн саен ике яшь җырчы "Яшь ТНВ" эфирында күрсәтелеп барачак. Алар хакында үз фикерләрен тамашачы да җиткерә алачак. Шул нәтиҗәләрдән чыгып, берничә бала "Татар моңы"ның гала-концертында катнашу бәхетенә ирешәчәк. Быелгы җыр фестивалендә "Гаилә ансамбльләре" номинациясе дә каралган. Алда әйтеп узганча, I тур төбәкләрдә уза. Аннан килгән видео, аудиотасмалар белән жюри танышканнан соң, җиңүчеләр 19-20 мартта Казанга юл ала. Ә 25-26 апрельдә алар эстрада йолдызлары белән беррәттән гала-концертта чыгыш ясар дип көтелә.
Конкурста җиңеп чыккан яшьләргә Казанның музыка уку йортларына кергәндә ташламалар карала, дип ышандыра оештыручылар. Салават Фәтхетдинов консерватория ишеген быел (50 яшькә җиткәч!) эзләп табуы хакында әйтте. Димәк, бу конкурс, һичьюгы, булачак җырчыларга укыйсы урыннарын эзләп табарга булышыр. Салават Фәтхетдиновтан аермалы буларак, дим.
Мөршидә КЫЯМОВА
|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |