Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
6 Август - 7:50
"Актуальный ислам"
Бу чыгарылышыта Рөстәм Батыр изге Рамазан ае башлануы, ураза тоту тәртибе турында сөйли.
2:30  Г. Исхакый "Алдым - бирдем" Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакле
0:00  Музыка



Сезгә "Хәерле иртә!" тапшыруы ошыймы?
Тулаем алганда, әйе
Тулаем алганда, юк
Мин "Хәерле иртә!"не карамыйм
Башка сорашулар



"ТАТАР МОҢЫ"

“Татар моңы - 2010” фестивале дәвам итә

“Татар моңы - 2010” халыкара татар җыры фестивале дәвам итә. Бүгенге көндә республикабызның мәдәният министрлыгында “Татар моңы – 2010” фестивалендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең язмаларын тыңлыйлар. Язмаларны кабул итү вакыты инде тәмамланса да, алар әле һаман да килүләрен дәвам итә. Әлеге җыр бәйгесендә Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия, БДБ илләреннән, шулай ук, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдән дә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Узган елгы фестивальдән аермалы буларак, быелгы “Татар моңы”нда гаилә ансамбльләре номинациясе дә каралган. Шулай ук, татар милләтеннән булмаган яшьләрнең дә конкурста катнашырга теләк белдерүе өстәмә бер номинация булдырырыга этәрә. 

 

Тулырак мәгълүмат (843) 264-74-38, 264-74-44, 264-75-00 телефоннары буенча. E-mail: tm@tatar.ru .
 
“Җырлы-моңлы балачак” төбәкара телевизион татар җыры фестивале дә дәвам итә. Фестивальгә барлыгы 270 гариза кабул ителгән. Алар Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә килде. Яшь талантларның Тольятти, Ижау, Уфа шәһәрләреннән, Ульяновск, Пермь, Свердловск, Ярославль, Төмән, Волгоград өлкәләреннән, Мари Иле, Чувашстан республикаларыннан булуы куандыра. Хәтта Үзбәкстан республикасының Ташкент шәһәреннән дә фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр бар.
 
 

 
Балаларның яшь үзенчәлекләренә килгәндә, фестивальдә күбрәк 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша. Тәкъдим ителгән җырлар күбрәк вокаль ансамбльләр һәм соло җыр номинацияләренә туры килә. Гаилә ансамбленә исә гаризалар азрак. Жюри әгъзалары: Роберт Миңнуллин, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Миләүшә Айтуганова һ.б.  балаларның чыгышын карый. Алар җырлаучыларның җырны башкару сәләтенә генә түгел, киемнәренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да игътибар итә. Сайлап алу туры әлегә дәвам итә. 
 
5нче апрельдән башлап "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе кысаларында балалар һәм яшьләр өчен эшләп килүче “Яшь ТНВ” телеканалы катнашучыларның чыгышларын күрсәтәчәк. Тамашачылар ошаган конкурсантлар өчен тавыш бирә алачак.

 

КОНКУРС ТУРЫНДА МАТБУГАТ:

"Тиздән "Татар моңы - 2010" ("Matbugat.ru" порталы, 22нче гыйнвар)

"Татар моңы"на акча табылырмы?" ("Intertat.ru" газетасы, 3нче февраль)

"Кабул итү вакыты тәмамланса да, "Татар моңы"на заявкалар килүе дәвам итә" ("Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 2нче март)



"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде