|
||||||||||||||||||||||||
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
"ТЯГ"ТАТАРСТАННЫҢ БЕРЕНЧЕ ИЯРЧЕН ТЕЛЕКАНАЛЫ
"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе ике дәүләт телендә дә - татар һәм рус телләрендә сөйли. Тапшырулар тәүлегенә 22 сәгать бара. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы тамашачыларына телепрограммаларның киң диапазонын тәкъдим итә: хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының турыдан-туры трансляцияләре - һәркем үз программасын таба ала.
Каналның эфирында - татар теленә тәрҗемә ителгән сериаллар, мультфильмнар, үзебездә һәм чит илдә төшерелгән киноның иң яхшы үрнәкләре. Телеканал һәрдаим үзе төшереп әзерли торган проектлар саны 40тан артып китә.
Беренчел мәгълүматлар буенча "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең потенциаль аудиториясе - 14 миллион тамашачыдан артык.
Мәскәү белән Екатеринбургта "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең хәбәрчеләр пунктлары ачылган һәм уңышлы эшләп килә. Хәбәрчеләр пунктларында эшләүче журналистлар татарстанлыларны һәм телеканалны караучы барлык тамашачыларны да иҗтимагый-сәяси өлкәдә, икътисад, сәнәгать, медицина, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спортта зур уңышларга ирешкән милләттәшләребез белән таныштыра.
"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачыларына бөтендөнья кинематографының иң югары үрнәкләрен күрсәтә. Илнең әйдәп баручы дистрибьютерларыннан сатып алынган нәфис һәм документаль фильмнар, сериаллар аеруча зур уңыш белән бара.
"Татарстан - Яңа Гасыр" каналы тапшырулар тәртибен сез сайтыбызның "Телепрограмма" бүлегендә таба аласыз. Сез шулай ук җомга саен җибәрелә торган һәм иң кызыклы тапшыруларның анонслары кертелгән тапшырулар тәртибенең рассылкасына да языла аласыз.
|
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |