|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Спорт тапшыруларының баш редакциясе"Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясен Татарстанның төп спорт телеканалы дип атарга була. Әһәмиятьле булган спорт уеннарының турыдан-туры трансляциясен нәкъ менә безнең канал күрсәтә. "Ак Барс", "УНИКС", "Рубин" һәм башка Казан командаларының җанатарлары өйдә узган матчларны стадионга барып карый алмаса, "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалыннан карый ала.
Спорт тапшыруларының баш редакциясе 2009нчы елда оеша. Аның максаты: "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалында спорт тапшыруларын киләчәктә тагын да камилрәк итү.
2013нче елда Татарстан башкаласында Бөтендөнья студент уеннары узачак. Әлеге халыкара масштабка ия чараны "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы күрсәтәчәк. Редакциянең якын киләчәккә планы – ул спорт турында яңа йомгаклау тапшыруын әзерләп, күрсәтә башлау.
Редакциянең җитәкчесе: Михаил Степанов
Режиссеры: Илдус Кәримов, Ленар Әкбәров, Алмаз Әкбәров
Телефоны: (843) 570-50-17, 570-50-15 |
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |