Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
1 Август - 9:45
"Мәктәп"
Тапшыру мәктәп тормышын, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен яктырта, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә. Бу чыгарылышта Питрәч районының Шәле авылы мәктәбе белән танышырга мөмкин.
2:30  Г. Исхакый "Алдым - бирдем" Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакле
0:00  Музыка



Сезгә "Хәерле иртә!" тапшыруы ошыймы?
Тулаем алганда, әйе
Тулаем алганда, юк
Мин "Хәерле иртә!"не карамыйм
Башка сорашулар



"Яңа Гасыр"

"ЯҢА ГАСЫР" МӘГЪЛҮМАТИ-МУЗЫКАЛЬ РАДИОСТАНЦИЯСЕ

"ЯҢА ГАСЫР" ҖЫРЫ"Н ТЫҢЛАРГА!

(җырны "ИттифакЪ" төркеме һәм Гүзәл Минакова башкара)

 

"Яңа Гасыр" радиосы Казанда 91,5 FM ешлыгында сөйли.

"Яңа Гасыр"ны Татарстанның һәр районында, шулай ук, республикадан читтә урнашкан төбәкләрдә дә тыңларга мөмкин. Һәрбер реклама кампаниясенә без индивидуаль якын киләбез. Безнең белгечләр заказ бирүченең барлык таләп һәм максатларына җавап бирә торган эфир хезмәтләренең тулы пакетын әзерләп бирәчәк (туры прокатлар, акцияләр, конкурслар).

"Яңа Гасыр" радиосы аудиториясе - җәмгыятьнең төрле даирәләрендә хезмәт куючы, икътисад һәм бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүче, үз карашы булган, яхшы белем алган, уңыш казанган 15-60 яшьлек кешеләр. "Яңа Гасыр" радиосы - җирле радиостанцияләр арасында музыкаль материалны һәрдаим тикшереп торучы сирәк компанияләрнең берсе. "Яңа Гасыр" радиосы даими аудиториянең мәнфәгатьләрен күздә тотып эшли, көндәш радиостанцияләрнең репертуарын да өйрәнә.
 
Радионы сыйфатлы цифрлы режимда Калининградтан алып Себергә кадәр, шулай ук, Финляндия, Латвия, Литва, Румыния, Болгария, Белоруссия, Украина һәм башка дәүләтләрдә тыңларга мөмкин. Татарстаннан читтә "Яңа Гасыр" радиосын "НТВ+" челтәренең стандарт комплексы ярдәме белән кабул итә аласыз.

"Яңа Гасыр" радиосы эшчәнлегенең принциплары: без тәүлек буе эшлибез, хәбәрләребез һәр ярты сәгать саен чыгып тора. Безгә Казан һәм Татарстан яңалыклары кызыклы. "Яңа Гасыр" - бөтен дөньяда популяр булган форматны саклаучы радиостанция. Форматның максаты - тыңлаучыга заманча хитлар белән бергә узган елларның шлягерларын да тәкъдим итү.

Без Казан, ил һәм дөньяда булган вакыйгаларның тигез картинасын тәкъдим итәбез. Без һәр як фикерен дә яктыртырга тырышабыз. Без фаразлар белән түгел, ә фактлар белән эш итәбез. Без тикшерелгән мәгълүматны мөмкин кадәр җитез җиткерергә омтылабыз.
 
Без Татарстанда яшибез. Без җөмһүриятне беләбез. "Яңа Гасыр" радиосы - яңа заман радиосы


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде