Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
11 Сентябрь - 7:00
"Sиңа Mиннән Sәлам"
Тапшыруда якын кешеңне SMS язып яки турыдан-туры эфирга шалтыратып котларга мөмкин. Игътибар! SMS-котлаулар Татарстан, Россия, Украина, Казахстан, Израиль, Латвия, Литва һәм Германиядә яшәүче тамашачылардан кабул ителә.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:30  Новости, прогноз погоды



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Сорау - җавап

Исәнмесез! Сезгә Алабуга дәүләт педагогия университетының филология факультеты студенткасы яза. Сезнең каналга әлеге ВУЗның дипломы белән эшкә алалармы (диктор булып)? Безнең андый мөмкинлек бармы?
02.09.2010 Эльвира
Исәнмесез, Эльвира! Эшкә урнашу мәсьәләсе буенча кадрлар бүлегенә шылтыратыгыз: (843) 570-50-14.

Исәнмесез! "Мунча ташы"ның "Безгә бары 30 гына" дигән исемлесе күптән түгел генә булды. Аны ничек итеп карап була?
02.09.2010 Энҗе
Исәнмесез, Энҗе! Әлеге тамаша безнең каналда 30 августта күрсәтелде.

Озакламый минем әтиемнең туган көне килеп җитә. Аны котлап сезнең программага котлау җибәрәсем килә. Ничек җибәреп була? Рәхмәт!
02.09.2010 Алсу
Безнең каналда "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруы эшли. Әтиегезне әлеге тапшыруда котлый аласыз. Тулырак мәгълүмат биредә: http://tat.tnv.ru/program/show/78

Ә төгәлрәк әйтә алмассызмикән? Аны һәрбер сату нокталарында очратып буламы?
26.08.2010 Эльвира
Ул хакта бездә мәгълүмат юк.

Исәнмесез! Ә "Яланаяклы кыз" фильмын сатып алып буламы? Әйтмәссезмикән?
25.08.2010 Эльвира
Исәнмесез, Эльвира! Әйе, әлеге сериал сатуга чыкты.

Исәнмесез! Сез "Горурлык" сериалын күрсәтә алмассызмикән, русчасы да ярый.
24.08.2010 Рәфис
Исәнмесез, Рәфис! Әлеге сериалны безнең канал татар телендә дә, рус телендә дә кабатлап күрсәтергә җыенмый.

Исәнмесез! "Хәзрәти Мәрьям" сериалыннан соң нинди сериал күрсәтә башлыйсыз?
24.08.2010 Камил
Исәнмесез, Камил! "Хәзрәти Мәрьям" сериалыннан соң безнең канал Иранда төшерелгән фильмнар күрсәтәчәк.

Исәнмесез! Сез миңа әйтә алмассызмикән: "TATAR RADiOSI"ның туган көне кайсы җирдә, ничәсе hәм сәгать ничәдә була?
22.08.2010 Энҗе
Исәнмесез, Энҗе! Бездә ул хакта мәгълүмат юк.

Исәнмесез! Кичә "Хәерле иртә!" тапшыруында бик матур җыр бар иде. Аны башкара Марсель Вәгыйзов. "Әй, ходаем, саулык сорыйм синнән". Шул җырны кабатлап күрсәтә алмассызмикән? Күрсәтсәгез, числосын язып җибәрегез.
22.08.2010 Алмаз
Исәнмесез, Алмаз! Әлеге җырны сез "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә күрсәтелә торган төрле концертларда, йолдызнамә фаразларында карый-тыңлый аласыз.

Юк, ошый, ләкин башка төрле булса, яхшырак булыр иде дип уйлыйм...
20.08.2010 Илһам
Әлеге логотип 2007 елда үткәрелгән ребрендингтан соң кабул ителде. Әлегә канал логотибын үзгәртү күздә тотылмый.

[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]   
Исемегез:
E-mail:
Соравыгыз:




"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде