Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
6 Август - 7:50
"Актуальный ислам"
Бу чыгарылышыта Рөстәм Батыр изге Рамазан ае башлануы, ураза тоту тәртибе турында сөйли.
2:30  Г. Исхакый "Алдым - бирдем" Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакле
0:00  Музыка



Сезгә "Хәерле иртә!" тапшыруы ошыймы?
Тулаем алганда, әйе
Тулаем алганда, юк
Мин "Хәерле иртә!"не карамыйм
Башка сорашулар



"Үзебезнекен - Татарстанныкын сайла!"

2009 елда “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тәкъдиме белән оештырылган иң уңышлы “Татарстанныкын сайла!” акциясе – ул җәмгыятьнең, эшкуарларның һәм хакимиятнең уртак мәсьәләләрне хәл итү өчен бердәмләшү үрнәге. Ул һәркем өчен дә отышлы булган чараларның берсе.

Икътисадый кризис җәмгыятьтәге төрле процессларны оптимальләштерү өчен кайбер кагыйдәләрне аңларга, билгеле бер карарга килергә этәрә.

Безнең максат исә шул позицияләрне ныгыту, кече һәм уртак бизнесны тагы да үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру. Бу – республика икътисады, салымнар базасы тагы да үсә, яңа эш урыннары барлыкка килә дигән сүз. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең социаль тармагына ярдәм күрсәтелә һәм Татарстан халкы тормышы тагы да яхшыра.

Нәкъ менә шуңа күрә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе 2010 елда да җөмһүриятебез җитештерүчеләренә төрле яклап ярдәм күрсәтүне дәвам итә. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Үзебезнекен - Татарстанныкын сайла!” акциясе кысаларында мәгълүмати ярдәм күрсәтү белән бергә Татарстан оешмалары җитештергән товарларны таныту максатын да куя. Моннан тыш, ул җитештерүче һәм сатып алучы арасындагы чыгымнарны оптимальләштерүне киметергә һәм “сатылган” рекламаның җитештерелүенә дә тәэсир итә.

ЕЛНЫҢ ИҢ МӨҺИМ ВАКЫЙГАСЫ! “ҮЗЕБЕЗНЕКЕН – ТАТАРСТАННЫКЫН САЙЛА!”

“Яңа Гасыр” тереларидокомпаниясе, иң беренче чиратта, “Үзебезнекен сайла!” акциясе белән җөмһүриятебездә генә түгел, ә чит төбәкләрдә дә “безнең” продукция әйләнешен күтәрү өстендә эшли. Бу исә безнең товарларны үтемле, аңлаешлы итеп таныткан очракта гына мөмкин. Тикмәгә генә без Россия телевидениесендә шундый тенденция барлыгын күзәтмибездер инде. Телевидениенең медиа таратучылары арасында ТВ рекламасы чагыштырмача кыйммәтле булып кала бирә. Икътисадый кризис экономия белән яшәргә чакыра. Шуңа да реклама креативлык артыннан кумый башлады, чөнки ул кыйммәт.

Шунысы мөһим, кулланучы нинди товар сайлавын, аның тышкы кыяфәте нинди булуын яхшы белә.

Гади генә мәгълүмат кыска вакыт эчендә эшли. Ләкин кулланучыны икенче тапкыр шул ук әйберне сатып алырга ничек мәҗбүр итәргә соң? Моның өчен мәгълүматны һәр кулланучыга аңлаешлы итеп җиткерергә кирәк. Ә экономия нәрсәдә диярсез? Димәк, сатырга мөмкин бирә торган өр-яңа ролик ясарга, товар турында танылган берәр тапшыруда, сюжетта сөйләргә кирәк. Бу исә хәзерге вакытта һәм биредә сатылачак рекламаны җитештерү өчен өстәмә чыгымнар кирәк дигән сүз.

Без, бу проблемалар турында барысыннан да яхшы беләбез. Аларны барыбыз бергә хәл итәргә әзербез.

Безнең ярдәм шуннан гыйбарәт: сатыла торган рекламаны җитештерәбез, аны акчасыз эшлибез, аңлаешлы итеп киң җәмәгатьчпелеккә таратабыз. Татарстан БРЕНД булуын истә тотып, “Татарстанныкын сайла!” акциясендә катнашып Сез “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе клиентлары алдында өстенлеккә ия булачаксыз. Бу исә рекламаны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционерлар җәмгыятенең барлык тармакларында: “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы, “Яңа Гасыр” радиосы, “Татарстан дулкынында” газетасы, www.tnv.ru сайтында да урнаштырырга мөмкин дигән сүз.

Бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе белән бергә “ҮЗЕБЕЗНЕКЕН - ТАТАРСТАННЫКЫН САЙЛА!” дип әйтәбез!

ШЫЛТЫРАТЫГЫЗ! (843) 5-705-100, 5-705-101


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде