Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
12 Сентябрь - 9:45
"Мәктәп"
Тапшыру мәктәп тормышын, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен яктырта, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә. Бу чыгарылыш Россиянең 15 төбәгеннән килгән балалар ял иткән “Милләтем хәзинәләре” лагерына багышлана.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



"Панорама-телефильм" иҗат берләшмәсе

"ПАНОРАМА-ТЕЛЕФИЛЬМ" ТӘКЪДИМ ИТӘ…
 
"Панорама-телефильм" - төрледән-төрле жанрларда фильмнар төшерүче студия. Биредә документаль, тарихи, фәнни-популяр фильмнар, шулай ук тапшырулар цикллары, музыкаль клиплар, роликлар төшерелә.
 
Студия 1998нче елның апрелендә эшли башлый. Казан Изге Анасы иконасы турында сөйләүче "Долгое странствие Казанской" фильмы (режиссеры - Ринат Юзаев) Россия телевидениесенең "Лазурная звезда" ачык форумында бүләккә ия була. Гессен университетында тәкъдир ителгәннән соң, фильм гомумевропа "АРТЕ" каналында һәм Германиянең беренче милли "АРД" каналында күрсәтелә. Башка танылган эшләр арасында: шәһәрнең меңъеллыгына төшерелгән "История Казани"; ЮНЕСКО өчен "Казанский Кремль", "Булгар" һәм "Свияжск" фильмнар сериясе, Лев Гумилев телефильмы. "Жизнь вопреки" бишенче "Евразия-2000" фестивалендә иң югары бүләккә лаек дип табыла. "Панорама" иҗат берләшмәсенең әлеге һәм башка фильмнары берничә тапкыр Россиянең үзәк телевидениесендә - НТВ, "Россия", "Культура", "ТВ-Центр" каналларында да күрсәтелә. ТР Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ватиканның дини тәгълиматлар профессоры доктор Адольф Һампель, Германиянең Гессен университеты галимнәре төрле вакыт аралыгында фильмнарның фәнни җитәкчеләре була.  Соңыннан фильмнарны алман теленә тәрҗемә итәләр.

Атна саен "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында "Панорама-телефильм" телевизион циклларының яңа серияләрен тәкъдим итә. Алар арасында - гадәти булмаган, үзенчәлекле, үз шөгыльләрен тапкан кешеләр турында бәян итүче "Чудаки" циклы ("Золотой бубен" һәм "Культура в эфире" халыкара фестивальләренең беренче дәрәҗә дипломанты). "Великие и знаменитые" проекты - язмышлары Татарстан белән бәйле бөек шәхесләр хакында. "Солнцеворот" - Татарстанда яшәүче милләтләрнең йолаларын күрсәтә (Россия халыклары ассамблеясе дипломанты). "Непрерванная лента" проекты - Татарстандагы документалистика һәм кино турында. "Татарстан за рубежом" циклы тарихи ватаныннан читтә гомер итүче татарларга багышланган. "Человек - золотое сердце" - кешеләрне ярата торган кешеләр турында. "Наш общий дом Татарстан" проекты - Татарстан Җөмһүриятендә яшәүче халыклар хакында. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 120-еллыгына багышлап алты серияле биографик фильм төшерелде.

 

2008нче елда "Панорама-телефильм" иҗат берләшмәсе тарафыннан яңа "Соотечественники" проекты эшләнә. Проект Татарстан җирендә яшәгән бөек кешеләр турында сөйли. "Софья Губайдуллина. Прикосновение к душе" халыкара "Вместе" телекинофорумында җиңү яулый.

 

2009нчы елның февралендә әлеге циклның татар телендә прмьерасы була. Проект "Ватандашлар" дип атала.

 

2008нче елның декабрендә "В роли себя" яңа цикл фильмнарының премьерасы тамашачылар хозурына тәкъдим ителә.

 

"Панорама-телефильм" иҗат берләшмәсенең директоры һәм продюсеры: Людмила Суганова

Баш режиссер: Ринат Юзаев
Элемтә өчен телефон: (843) 570-50-34


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде