|
Бюджет оешмалары электр куллануны ел саен 3 % киметерегә тиеш
Бу энергияне саклау буенча республика программасында язылган таләп.
Түрәләр фикеренчә, ул үтәлмәслек түгел, чөнки резервлар җитәрлек – экономияли белергә генә кирәк. Әлеге мәсьәлә хәзер Татарстан хисап палатасының да контролендә. Күптән түгел аудиторлар хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләрне тикшергән. Хилафлыкларның гомуми суммасы 79 миллион сумга баса. Аудиторлар Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кармагындагы учреждениеләрнең – алар рәтендә картлар йортлары, инвалидлар өчен интернатлар, һөнәри училищелар – 4 ел эчендә энергиянең әнә шул кадәр күбрәк сарыф ителүен ачыклаган. Учреждениеләрнең күбесендә хисаплау җиһазлары юк. Булганнары да тик ята- алар йә ватык, йә сүтеп алынган. Акчаны янга калдыру турында уйламыйлар. Әйтик, Яшел Үзәннең инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инде 10 елдан артык эшләми торган бассейн өчен коммуналь чыгымнар түләнә. Киләсе биш елда Россиядә ут ягуны 15 процентка киметү бурычы куелган. Моны президент үзе таләп итә. Әлеге мәсьәләдә Татарстан болай да илкүләмендә иң экономияле төбәкләрнең берсе иде. Энергиядән сакчыл файдалану буенча ике программа эшләде. Нәтиҗәдә, шушы елларда электрны 45 % әзрәк кулланганбыз. Әмма федераль үзәк күрсәткечләрне тагын да киметергә куша. Һәр тармакка югары технологияләр кертү чорында моңа ирешү һич тә җиңел булмаячак. Эксперт советындагылар фикеренчә, артык тотылган электрда түрәләр “кул җылыта” дип уйлау ялгыш. Министрлыклар да әнә шул камил булмаган система корбаннары. Әмма кушылган икән – эшләргә кирәк. 2012 елга кадәр аудит тикшерүләрен бюджет ведомстволарының барысында да уздырачаклар
Элеккеге биткә
|