Башка сорашулар
|
Хәбәрләр
|
Свияжск һәм Болгар төзекләндерелә
Бүген Кремльдә Болгар һәм Свияжски утравындагы объектларны төзекләндерү турында килешүгә кул куелды.
Ремонт-төзү эшләре Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсенә тапшырыла. Килешү нигезендә әлегә 3 объектны торгызу турында сүз бара. Свияжскида табигать кенә түгел төзелеш тә кыздыра. Һәр объектта эш кайный. Биналарга яңа тормыш бүләк итәр өчен шактый акча кирәк. Шуңа да алар республика һәм федераль үзәктән финансланачак. Тарихи архитектура һәйкәлләрен торгызу фонды – инвестор, ә төзелешне Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе алып барачак. Бүген алар арасында тантаналы рәвештә килешүгә кул куелды. Финансларның масатчан тотылуын тикшерү республика казначалыгына йөкләнә. Свияҗски һәм Болгар шәһәрләрендәге төзелешне бер генә елда башкарып булмаячагы көн кебек ачык. Төзекләндерү буенча проектларның тулысынча әзер булмавы да вәзгыятне катлауландыра. Мондый очракта ике якның бер-беренә тулысынча ышанып хезмәттәшлек итүе аеруча мөһим.
Элеккеге биткә
|
|
|