Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
11 Сентябрь - 13:00
"Ач, шигърият, серләреңне!"
Бу тапшыруда Резедә Вәлиеванының “Әткәм эзләре” поэмасы яңгырый.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Кояш нурлары авыру китереп чыгарырга мөмкин

Көне буе кояш астында ятарга яратучыларга киләчәктә хастаханә ятагына күчәргә туры килмәгәе.


Табиблар тире авыруларыннан кисәтә. Анда яман шеш килеп чыгарга мөмкин. Республиканың онкология диспансерында ел саен 100дән артык кешегә шундый диагноз куела. Белгечләр сүзенә караганда, кояшның тәэсире быел аеруча куркыныч. Ак тәнле кешеләргә, гомумән, кызынмаска киңәш итәләр.
Яман шеш авыруыннан халык медицинасы коткара алмый, ди табиблар. Шик туса, кичекмәстән, хастаханәгә баруың хәерле. Тәндә таплар барлыкка килгән икән, аларның төсе үзгәрсә, яисә булган миңеңне ертсаң – борчылырга урын бар.
Россиядә онкология авырулары арасында тире яман шеше ирләрдә 3нче, хатын-кызларда 2нче урында. Белгечләр моны соңгы вакытта кызынырга яратучыларның артуы белән аңлата.
Миңнәре булган кешеләрнең бөтенләй кызынмавы хәерле. Шоколад төсенә керергә теләүчеләр саклык чаралары турында онытмаска тиеш. Кояштан саклый торган кремнар тиренең өске ягына гына зыян салмый. Ә онкология авыруларына эчкә үтеп керә алырлык нурлар сәбәпче. Шулай да мондый чаралар кайбер тире чирләрен булдырмый калырга сәләтле. Кояш астында ятуның чамасын белмәүчеләрне 25 төрдәге авыру сагалый.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде