Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
11 Сентябрь - 15:15
"Җыр йолдызы"
"Сарман", "Озата барма", “Башмагым” җырлары белән тамашачылар күңелен яулап алган Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевкә - 95 яшь.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Республикада урманнар һәм шәхси йортлар дөрли

Бүген Татарстанның күп районнарында хәвефле - Зәй, Актаныш, Биектау һәм Лаешта сазлыклар яна.

Мондый коры һавада аларны сүндерү мөмкин түгел диярлек. Урманчылар әлегә утның агачларга күчүен генә тукатып тора ала. Гадәттән тыш кызу һава нәтиҗәсендә шәхси сектордагы янгыннарны да зур авырлык белән сүндерәләр. Чирмешән районының Бәркәтә авылында бер көндә 3 йорт янып бетте. Бәркәтә авылында янгын иртәнге 6да чыккан. Аның сәбәбе әлегә билгесез. Утның бары тик Вәҗит Минһаҗевлар каралтысыннан таралуы гына мәгълүм.
Бер хуҗалыкның абзарында терлекләр янып үлә. Вәҗит Минһаҗев үзе пешү җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган, аның хәле авыр диләр.
Урман эчендә пыскып утыручы торф ятмаларының исе бүген Казанга кадәр килеп җитте. Урманчылар Биектау районындагы Горелое болото дигән урында янгын ел саен чыга диләр.
Янгын урынында бүген 4 трактор һәм 5 янгын сүндерү машинасы эшли, Биектау районы хакимияте 200 кеше бүлеп биргән. Бүген Актаныш, Лаеш һәм Зәйдә дә торф яна. Аларны шулай ук әлегә авызыклый алмыйлар. Республикада 2нче августка кадәр урманнарга керү катгый тыела. Корылык дәвам итсә, ул озайтылачак.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде