|
Хәзер "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын "НТВ-плюс" тәлинкәсеннән дә карарга мөмкин
2010 елның 26нчы июленнән “Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесен "НТВ-плюс" тәлинкәсеннән дә карарга мөмкин.
Татар каналы әлеге операторның "Базовый" пакетына керде. Бу пакетка тагын 78 канал кергән. Алар арасында балалар өчен 5 канал, 6 спорт каналы, 9 музыка һәм 11 яңалыклар каналы да бар. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын карар өчен эзләүне кул тәртибендә (ручной поиск тәртибендә) үткәрергә кирәк: тизлеге - 27500, FEC - 3/4, ешлыгы - 11785, поляризациясе - түгәрәк (R), иярчене - "Eutelsat W7".
Рәхәтләнеп карагыз!
Элеккеге биткә
|