|
Быел чәчәк үстерүчеләргә дә җиңел түгел
Аларны корылыктан саклап калырга кирәк.
Чаллы бу җәйдә дә гөлләргә күмелгән. Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы хәзер көчәйтелгән режимда эшли. Ирина Беляева шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгында 15 елга якын эшли. Чәчәкләрне кадерләп үстерергә, соңыннан шулар белән сокланырга ярата ул. Үз иткән гөлләре дә бар. Петуния, сальвияләр быелгы корылыкка чыдам. Түтәл – композицияләрне аларның ал, кызыл, зәңгәр, шәмәхә төсләреннән ясыйлар. Быел күләмле фигураларның гына санын киметкәннәр. Чөнки корылыкта аларны карау мәшәкатьлерәк. Яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре җәй буена көчәйтелгән режимда эшли. Һәр эшче үз түтәле өчен җан ата. Чәчәк үстерүчеләр иртәдән үк чүп утый, түтәлләрне йомшарта.Ә су сибү кич белән караңгы төшкәч кенә башкарыла. Елның авыр килүенә карамастан, быел да Чаллыда Чәчәкләр фестивале үтәчәк. Анда башка төбәкләрдән дә яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашуы көтелә.
Элеккеге биткә
|