Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
12 Сентябрь - 9:45
"Мәктәп"
Тапшыру мәктәп тормышын, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен яктырта, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә. Бу чыгарылыш Россиянең 15 төбәгеннән килгән балалар ял иткән “Милләтем хәзинәләре” лагерына багышлана.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Урманнарда янгыннар ешаю нәтиҗәсендә Татарстанда мобилизация игълан ителә

Бүген республика хөкүмәте шундый карар кабул итте. Һава шул дәрәҗәдә коры ки, сүндерелмәгән учак кына түгел, янгынга тәмәке төпчеге дә сәбәпче булырга мөмкин.

Иң катлаулы хәл Лаеш һәм Зәйдә. Аларда торф ятмалары яна. Республикада мондый мәйданнар меңгә якын. Бу көннәрдә торф Биектауда районында да пыскый башлаган. Мондый янгыннарны су сибеп кенә сүндерү мөмкин түгел, яңгырлар булмаса алар кышка кадәр төтенләячәк.
Урманнардагы ут белән көрәшкә бүген республикада 4 мең берәмлек техника һәм 8 мең кеше җәлеп ителгән. Ресурслар җитәрлек. Ләкин янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау хәерлерәк. Ни кызганыч, кисәтү – ягъни профилактика эше бездә тиешле дәрәҗәдә куелмаган.
Бүген министрлар кабинетында кабат урман янгыннарын кисәтү турында сөйләштеләр. Бу эшне хәзер мобиль патруль бригадалар башкарачак. Аңа кешеләрне хәрби комиссариат аша чакырту каралган. Урман патруленә студентларны да җәлеп итү күздә тотыла. Тик алар әлегә җәйге ялда.
Гидрометеорология хезмәте бүген дә күңелне тынычландырырдай яңгыр хәбәрен әйтмәде. Иртәгә кабат 39 градус кызулык көтелә. Мондый һава торышы август башына кадәр сакланачак.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде