|
Селектор киңәшмәсе узды
Бүген ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов президент күрсәтмәсе буенча республика муниципаль районнары башлыклары белән селектор киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә агросәнәгать компанияләре һәм холдинглары генераль директорлары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Марат Әхмәтов иң элек бөртеклеләрне урып-җыю эшенә игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 400 мең гектар мәйданда суктырылган, бу урып-җыеласы мәйданның 50 % артыгы дигән сүз. 400 мең тонна чамасы ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 9 центнердан артык тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аграрийлар алдына бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен июль аенда төгәлләү бурычын куйды. Тулаем алганда, урак озакка сузылган очракта салам әзерләү күләме дә кими, быелгы корылык шартларында исә ул кыйммәтле терлек азыгы булачак.
Элеккеге биткә
|