|
Бу шимбәдә башкалада “Йорт ZOO паркы” күргәзмәсе кабат ишекләрен ача
31нче июль һәм 1нче август көннәрендә ярминкә мәйданына килүчеләр сөйрәлүчеләр, аквариум балыклары, имезүчеләр, кимерүчеләр, кошларның төрле төрләре һәм токымнары, ветеринария, зоофармокология өлкәләрендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләре тарафыннан тәкъдим ителүче казанышлар белән танышу мөмкинлеге ала.
Анда дөнья фаунасының сирәк очрый торган төрләрен - игуан, тутый кошларны һ.б. күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә кысаларында мәче яратучыларның “Престиж” клубы - Халыкара мәчеләр күргәзмәсен, ә Казан шәһәре спорт-дрессировка кинология үзәге Бөтенроссия этләр күргәзмәсен оештырырга җыена.
Элеккеге биткә
|