Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
9 Сентябрь - 14:45
"Мәктәп"
Тапшыру мәктәп тормышын, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен яктырта, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә. Бу чыгарылышта балаларның җәйге ялларына йомгак ясалыр.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
9:00  "Робин из Шервуда" Телевизионный сериал
9:00  Хәбәрләр, һава торышы



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Депутат буласың килмиме?

Сайлау комиссиясендә хәзер депутатлыкка кандидатлардан гаризалар кабул ителә.


Алардан акчалата кертем соралмый, әмма халыктан имза җыю шарт. Гомумән, 10нчы октябдә узачак тавыш бирүдә үзенчәлекләр шактый. Сайлау кампаниясенә старт бирелгәнгә бер атнага якын вакыт үтте. Әлегә - тынлык. Депутат булырга теләүчеләрдән бер генә гариза да кермәгән Шәһәр Думасындагы буш кәнәфиләр 50. Халык ышанычлыларының яртысы бер мандатлы округлардан, яртысы партияләр исемлеге буенча сайланачак.
Депутатлар яшәрә. Элек мандатка дәгъва кылыр өчен яшең 21гә җитү кирәк иде. Хәзер 18гә калдырганнар. Сайлауларда кайбер чит ил гражданнары да катнаша алачак. Тавыш бирү хокукына ия булыр өчен әлеге дәүләтнең Россия белән халыкара килешүе кирәк. Мисалга, Төркмәнстан. Әмма кунакның Казанда теркәлгән булуы шарт.
Шәһәр Думасындагы кәнәфиләр өчен көрәшүчеләрнең тулы исемлеге 30нчы августта билгеле булачак. Теркәү шул көнне төгәлләнә. Ә инде сентябръ башында Казан урамнары теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә чакырган плакатларга күмеләчәк.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде