Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
11 Сентябрь - 7:00
"Sиңа Mиннән Sәлам"
Тапшыруда якын кешеңне SMS язып яки турыдан-туры эфирга шалтыратып котларга мөмкин. Игътибар! SMS-котлаулар Татарстан, Россия, Украина, Казахстан, Израиль, Латвия, Литва һәм Германиядә яшәүче тамашачылардан кабул ителә.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә

87 яше туларга бер ай кала балалар язучысы, журналист Ләбибә Ихсанова вафат.

 Ул татар әдәбиятында сәяхәтчеләр темасына нигез салучы, 40ка якын китап авторы. Аның әсәрләре белән әллә ничә буын тәрбияләнеп үсте. Иҗаты кебек үк якты, кояшлы иртәдә Ләбибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар.
Аны хатын-кыз язучылар икенче әнисенә тиңли. Иҗатында сабыйларны яхшылыкка өйрәтергә омтыла ул. Кечкенәдән үк малайлар белән уйнарга яраткан Ләбибә апа олыгайгач та башына яулык кимәгән. Холкы аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. “Робинзоннар лагеренда”, “Наил һәм Фаил”, “Нияз мәктәптә” кебек повестьларындагы шук малайлар һәр сабыйга таныштыр мөгаен.
Ләбибә Ихсанованың аерым әсәрләре рус, украин, башкорт, эстон, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Үзе дә иҗат юлының башында төрле илләрнең әдәбиятын татарчалаштыра. Заманында “Ялкын” журналы мөхәррире дә булып эшләп ала. Балалар басмасына исемне бирүче дә ул. Башкалардан аерылып торырга, бертөрлелектән качырга теләгән. Беркайчан да тавыш күтәрмәсә дә, үз сүзен әйтә ала торган була.
Ләбибә Ихсанованың бастырылмаган 2 томы кала. 85 яшенә үк әзерләгән булса да, акча булмау - хыялын тормышка ашырырга ирек бирмәгән. Китапларны республика хөкүмәте чыгарырга ышандырды – укучыларга ул язучының якты истәлеге булып барып ирешер.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде