Башка сорашулар
|
Хәбәрләр
|
Эсселек заводларны ябуга китерә
Түбән Новгород өлкәсендә Горький автозаводы берьюлы барлык хезмәткәрләренә дә корпоратив ял тәкъдим итте.
Эш туктатунын сәбәбе - быелгы җәйнен кырыс шартлары. Төбәктәге 40 градуслы эсселек сәбәпле өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Тагын да зур бәхет Камаз заводы хезмәтәкрләренә елмайды. 2-27нче август көннәрендә “КАМАЗ” ААҖ хезмәткәрләренең күбесе түләүле еллык корпоратив ялга китәчәк. Сервис һәм сатулар хезмәте генә эшен дәвам итәчәк. “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеге узган ел профсоюз комитеты белән бергә август аенда еллык корпоратив ялга китү турында карар чыгара. Моңарчы хезмәткәрләр ялга чиратлап китә. Әмма ялга коллектив белән китү предприятиегә электр энергиясе ресурслары һәм башкаларга чыгымнарны кыскартырга мөмкинлек бирә. “Без Бөтендөнья автомобиль сәнәгате юлыннан киттек һәм чыгымнарны киметү өчен бөтен хезмәткәрләрне ялга берьюлы җибәрү максатка ярашлы булачак дигән карарга килдек”, - дип белдерәләр предприятиедә.
Элеккеге биткә
|
|
|