Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
10 Сентябрь - 22:00
"Син - минеке, мин - синеке"
Бу чыгарылышта төп герой Илшат тапшыруда катнашучы өч кызның кайсысын сайлар? Тапшыруның кунагы – җил-давыллар, кояш һәм яңгырлар турында хәбәр итүче “Һава торышы”ның сөйкемле алып баручысы Резедә Хәсәнова.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:34  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Болгарда мәчет төзеләчәк

Кичә Кремльдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Болгардагы мәчет комплексы дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы проекты презентацияләнде.

ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев презентация барышында билгеләп узганча, Сергей Шәкүров “Кол Шәриф” мәчете авторларының берсе булганга, бу мәчет проекты тәүге вариантында “Кол Шәриф”не хәтерләткән. “Беренче фикер алышулар вакытында мәчет гөмбәзләрен үзгәртергә кушылды. Проектны эшләү барышында республикадагы башка мәчетләр манаралары өйрәнелде”, - ди Минтимер Шәймиев. Проект нигезендә, Болгардагы мәчет комплексы мәчет бинасыннан тыш, мәдрәсәне һәм шәйхел ислам (яки мөфти) рәсми очрашулар уздыру өчен каралган резиденцияне берләштерә. Мәдрәсә үз чиратында, уку сыйныфларыннан, шәкертләр өчен тулай торактан тора. Территориянең ландшафтын хәл иткәндә дә комплекслы якын килү каралган., гыйбадәт кылу өчен мәчетнең эчендә һәм ишек алдында мөмкинлекләр каралган. Болгардагы бу мәчет комплексын Икмәк музее белән Көньяк капка аралыгында сафка бастыру ниятләнә. Мәчет, мәдрәсә биналарын ялтыратылмаган мәрмәр белән тышлау хакында килешенде. Аның бары төсмерләре генә беркадәр аерылачак. Эчке ягын, кеше йөри торган урыннарны гранит белән бизәкләү мөмкинлеге карала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу материал зуррак чыгымнар таләп итүгә карамастан, бизәкләүдә озакка чыдамлы материал куллану бик мөһим. Президент комплекс проекты белән танышып чыкканнан соң, аңа югары бәя бирде һәм аны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. Проект авторлары хәбәр итүенчә, аңа тиздән старт биреләчәк.



Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде