|
Эсселек сәбәпле Казанда азык төлек белән агулану очраклары 3 тапкырга арткан
Мондый һава шартларында хастаханәгә иң еш илтүче азык булып казылык, пирожный һәм сельдь балыгы тора.
Республика инфекция хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Юмагулова сүзләренчә, 37,6 градус эсселек авыру китереп чыгаручы бактерияләрнен үрчүе өчен уңайлы шарт булып тора. Шуңа күрә эсседә алар санаулы минутлар эчендә үрчи. Табиб аңлатуынча, мисал өчен шашлык ахырга кадәр кыздырып бетерелмәгән булып бераз гына кояшта ятса да агуланырга була. Шулай ук вакыты чыккан азык төлекне дә кулланырга ярамый. Юылмаган яшелчә, җиләк җимш тә хастаханәгә китерергә мөмикн. Хастаханәгә эләгүнең тагын бер юлы коену рөхсәт ителмгән сулыкларга керү. Эсседә микроблар су да да бик яхшы үрчи. Әгәр дә сез табигатькә чыгарга җыенасыз икән челләгә киселгән карбыз һәм кавын, сөт продуктлары казылык, салатлар алып чыгарга ярамый. Алар аеручы тиз бозыла.
Элеккеге биткә
|