|
Урманнарны янгыннан саклап
Республикада урманннардагы янгыннар буенча гадәтән тыш хәл һаман киеренке.
Татарстанда иң зурлардан саналган Нурлат урманчылыгы да әлеге проблема белән көн саен диярлек очраша. Ут кабу очракларының күбесендә кеше факторы сәбәпче. 2нче августка кадәр урманнарга керергә рөхсәт ителмәсә дә, халык табигатъ кочагында ял итүдән тыелмый. 88,5 мең гектар мәйдан урманы белән республиканың һәр районы да мактана алмый. Ул – Нурлатның төп байлыгы. Урманчыларның һәр иртәсе янгыннар турындагы оператив мәгълүматны анализлаудан башлана. Бәхеткә, зур бәла-казалар теркәлмәгән, тик урман буендагы үлән һәм коры-сарыга ут капмый калганы юк. Халык та телефон буенча хәбәр итеп кенә тора. Заречный бистәсе янындагы урман тирәсенең януын иҗат төркеменә дә күрергә туры килде. Махсус хезмәтнең оперативлыгы нәтиҗәсендә, янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерәләр. Урманнардагы көндәлек патруль хезмәте, аншлаг, шлагбаумнар урнаштыру, халык белән әңгәмәләр – болары профилактика максатыннан. Әмма табигать кочагында рөхсәтсез ял итүчеләр, аны пычратучыларны алай да акылга утырта торган түгел. Татарстанда 2нче августка кадәр урманнарга керү катгый тыелган.
Элеккеге биткә
|