|
Хөкүмәт шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтергә ышандыра
Ләкин, халык моны көтми – терлекне сугымга җибәрә башлаган инде.
Сатуга ит китерүчеләрнең артуы шул хакта сөйли. Узган елның июль ае белән чагыштырганда, кабул итү пунктларына әлеге продуктны 20 % күбрәк ташыйлар. Бу - Россия буенча күрсәткечләр. Авыл хуҗалыгы белгечләре тынычландырырга ашыга. Җәке халкының ай ярымнан артык яңгыр күргәне юк. Яз башыннан күктән бер тамчы таммаган авыллар белән чагыштырганда, аларга табигать мәрхәмәтлерәк. Ләкин монда да корылык. Болыннар, үзәннәр кипкән. Терлекләргә ашарга юк. Арканга куелган бозаулар, атлар белән тулы тау башлары бушап калган. Ярты өмет шул - былтырдан калганга. Быел печәнне бик аз гына әзерләгән шәхси хуҗалыклар бар. Җирләре булганнар терлек азыгын шунда үстерә. Ә калганнар барлы-юклы болын үләне белән ерак китә алмый шул. Сыерлар көтүлектә. Дөрес алар аннан тамак туйдырып кайта алмый. Һава сулап, аякларын гына язалар. Үләннәр кибеп корыган – басуда ашау юк. Монда инде көтүченең осталыгына гына сылтау – урынсыз. Маллар хәзер сөткә дә саран. Июньдә, бер сыердан көненә 20 литр алучылар, 10 литр гына алабыз, дип уфтана. Бүгенгә республиканың фермерлык хуҗалыкларында 400 мең баш терлек. Аларны күпләп сугымга җибәрүгә юл куймаска кирәк, диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Хуҗалыкларга ярдәм өчен республика бюджетынннан 500 миллион сум бүленгән. Ни рәвешле булса да, аларның тиз арада җир кешесенә барып җитүен генә көтәсе кала.
Элеккеге биткә
|