|
Юынтык сулар янәшәсендәге йорт
Дөрес, әлегә аның нигезе генә бар. Төзелешне дәвам итәргә начар ис комачаулый.
700 мең сумга сатып алынган җир мәйданы Хәбибуллиннарга зур сынаулар алып килә. Бүген ул сазлыкта утыра. Шәһәр һавасын авылныкына алыштырырга теләгән Хәбибуллиннар яз җитүгә күңелсез вакыйгага тап булган. Ике урамның юынтык сулары гаилә сатып алган җир мәйданы аша уза. Нәтиҗәдә, биредә 5 минуттан артык басып торып булмый. Начар ис тынны кыса һәм суларга авыр. Яңа хуҗабикә иң элек районның Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Бүген төзелеш мәйданын чүп үләне баскан. Шушы эседә дә гөрләп үсәргә аларга биоашлама ярдәм итә, күрәсең. Канализация проблемасы районда соңгы көннәрдә генә калкып чыкмаган. Проблемадан район җитәкчеләре дә хәбәрдар. Кайчандыр бу мәйданнарда совхоз бакчасы булган. Агачлар өшегәч, бушка калган мәйданнарда йортлар калкып чыга. Ул вакытта чокырдагы юынтык суларны трактор белән даими суыртып торалар. Хуҗалык таралгач, менә инде 10 еллап, канализация хуҗасыз калган. Чистарткан очракта, чокырны яхшылап төзекләндерергә һәм халык белән килешү төзергә ниятлиләр. Әлеге мәйданнарда йортлар салу кайбер таләпләргә туры килми, ди җитәкчелек. Чөнки мондый чокырлар булган җирдә, санитар зона булырга тиеш. Ә Лаешта ул юк. Хилафлыкларга да карамастан, өйләр төзүне дәвам иттерәләр.
Элеккеге биткә
|