|
"Яңа Гасыр" радиосы чираттагы җинүен бәйрәм итә
Радионың яңалыклар бүлеге хәбәрчесе Камилә Шәхабиева ТАССРның 90-еллыгына багышлап әзерләнгән тапшырулары өчен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Сезгә ТАССР оешуның 90-еллыгына багышланган тирән эчтәлекле тапшырулар әзерләп, аларны күпсанлы тыңлаучыларга ирештерүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм” - диелгән Фәрид Мөхәммәшинның рәхмәт хатында. Без дә хезмәттәшебеәне әлеге дәрәҗәгә лаеак булуы белән котлыйбыз, яна иҗат үрләре яулавын теләп калабыз. Рәхмәт хаты белән моннан тыш тагын бары ике журналист - "Татарстан" радиосыннан Нәсим Акмал һәм "Казан" телерадиокомпаниясеннән Светлана Спиринаның бүләкләнүе аның дәрәҗәсенен бик югары булуы турында сөйли.
Элеккеге биткә
|