Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
9 Сентябрь - 20:30
"Татарлар"
Тапшыруның алып баручысы Флюра Абдуллина чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышы белән таныштыра һәм татар зыялыларының фикерләрен җиткерә.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:30  Новости, прогноз погоды



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Хәбәрләр


Изге Рамазан ае уңаеннан

"Яңа Гасыр" радиосында "Хикмәти дөнья" проекты старт ала.

Дин - бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Безгә дин халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәрелгән. “Яңа Гасыр” радиосында Рамазан ае уңаеннан махсус проект - “Хикмәти дөнья”!

Тыңлаучыларыбызга язмыш сынауларын узарга, югалудан, афәттән котылырга дога, Аллаһка сыену ярдәм иткән очраклар аз булмагандыр.

Ходай ярдәме белән башыгызга зиһен, тәнегезгә сихәт иңгән мизгел турында безгә языгыз яки (843) 570-50-97 номерлы телефон аша шылтыратып сөйләгез. E-mail: ilnurf@mail.ru .

“Хикмәти дөнья” проекты ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре хаҗилар шурасы рәисе Фәрит Мифтахов теләктәшлеге белән әзерләнә. Акция 11нче июльдә башланып Ураза гаете көнне тәмамланачак. Гыйбрәтле очракны сурәтләгән хатлары эфирда яңгыраган тыңлаучыларны Фәрит Мифтахов һәм “Яңа Гасыр” радиосыннан истәлекле бүләкләр көтә.


Элеккеге биткә


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде