Петр Сперанский күргәзмәсе
Татарстанның театр сынлы сәнгатенә нигез салган рәссам.
Башкалада Петр Сперанскийның шәхси күргәзмәсе эшли. “Хәзинә” милли галереясында республика музейларында гына түгел, авторның тормыш иптәше коллекциясендә сакланган сәнгать әсәрләре белән дә танышырга мөмкин.
Яруллин “Шүрәле”се, Чайковскийның “Пиковая дама”, Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч”е. Әлеге өч әсәрне декорацияләр авторы берләштерә. Петр Сперанский күпсанлы спектакльләр генә түгел, Казанда “Динамо” стадионы павильоны проекты һәм татар милли орнаментларына багышланган рәсемнәр альбомы авторы да.
Петр Сперанский – рәссам, график, архитектор. Шәһәрнең мәдәни тормышында ул якты эз калдыра. Николай Фешинда укыган. Иҗади юлын автор революциягә кадәр үк башлый. “Сәйәр” труппасында рәссам булып эшли. Опера театры спектакльләренә декорацияләр ясау шуннан башланган.
Петр Сперанский төсләргә зур игътибар биргән. Аның әсәрләрендә кызыл, яшел, сары, зәңгәр гаммалар өстенлек итә. Күргәзмәдә авторның 150дән артык эшен күрергә мөмкин. Бу – 104 декорация һәм костюмнар эскизы, 20 пейзаж һәм Петр Сперанскийның шәхси архивында сакланучы фотографияләр.
Элеккеге биткә
|