БДИ турында
Татарстанда бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүчеләр юк.
Мәктәп укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты арткы планга күчә. Узган ел да республикада әлеге мөмкинлектән 178 кеше генә файдаланган. Бүген министлар кабинетында журналистларны бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе белән таныштырдылар. Быел Татарстанда ул 14 фәннән уздырылачак. Рус теле һәм математика мәҗбүри. Калганнарын сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнары 27нче майда башланыр дип көтелә һәм 21нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу төп этап. Якынча мәгълүматларга караганда хәзер Татарстанда рус теле һәм математикадан 25 меңнән артык укучы сынау бирергә җыена. Калган фәннәр буенча әлегә исемлек төзелмәгән. Эксперемент рәвешендә үткәрелүче бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүчеләр дә бүгенгә юк. Чөнки аның нәтиҗәләре Татарстан территориясендә генә юридик көчкә ия.
Татарстанда Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшырырга теләүчеләр 10 нчы майга кадәр мәгариф учрежденияләреннән рөхсәт кәгазе алырга тиеш. Ул сынау вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен туплаган китапчык формасында. 9нчы сыйныфта укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханы үткәрелми. Йомгаклау аттестациясе аларга тест формасында ирекле итеп оештырылачак. Быел гражданнарны югары уку йортларына кабул итү буенча да яңалыклар бар. Документларны бары тик биш вузга һәм өч белгечлек буенча гына тапшырырга мөмкин. Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнары 143 пунктта үткәреләчәк. Тик аларның барсына да видеокамералар урнаштыралар дигән вәгъдәләр тормышка ашмаган. Акча юк. Шулай да җаваплылык арттырыла.
Элеккеге биткә
|