|
Машина бөкеләрен ничек бетерергә?
Татарстан премьер-миинстры Рөстәм Миңнеханов Казанның үзәк урамнарында машиналар хәрәкәтен чикләү мөмкинлеген карарга кирәк дип белдерде.
Бары тик әлеге юл белән без машина бөкеләрен булдырмый кала алабыз. Әмма моның өчен шәһәрдә җәмәгать транспорты системасын камильләштерү белән бергә, һәркем өчен уңайлы булган такси хезмәте оештырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов мисал итеп Сингапурны китерде. Биредә шәхси автомобиле булганнар бик сирәк, халык автобус һәм таксиларда йөри. Ә машиналы булу өчен махсус квотага ия булырга кирәк. Шулай ук, дәүләт учреждениеләрендә дә машиналар чикләнгән күләмдә булырга тиеш дип саный хөкүмәт башлыгы. Монда җәмәгатьчелек фикере бик мөһим дип мөрәҗәгать итә Рөстәм Миңнеханов, чөнки тиздән Казан хәл итеп булмаслык зур проблема каршында калачак. Казанда юл развязкалары төзү туктамаячак. Бәлки безгә Лондоннан үрнәк алып, шәһәр үзәгенә керүне түләүле итәргәдер, яисә Евро-4 яки Евро-5 двигателле машиналарга гына рөхсәт бирергәдер. Әлеге мәсьәләләр буенча алга таба да фикерләшү һәм тәкъдимнәр булачак диде ул.
Элеккеге биткә
|