|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Ничек карарга?"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең спутник тапшыруларын ничек көйләргә?
"Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы тапшыруларын ике спутниктан карарга мөмкин! Беренче спутник - ABS-1 (LMI-1). Спутникның тору ноктасы - 75 градус.
1. Кабул итү ешлыгы -12731.5 МГц; 2. Кабул итүдә поляризация - вертикаль; 3. Символь тизлек - 22.00 Мсим/сек.; 4. Модуляциясе - QPSK; 5. FEC - 7/8; 6. Кабул итүче антенналарның кирәкле диаметрлары: профессиональ кабул итү өчен - 1,5- Әлеге спутниктан "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тапшыруларын Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләре, Скандинавия, Төньяк Һиндстан, Кытай, Япония, Урта Азия илләре һәм Россия Федерациясенең ерак көнчыгыш төбәкләрендә карарга мөмкин. ИКЕНЧЕ СПУТНИК - "EUTELS W4"
Әлеге программалар бер үк транспорт агымында урнаштырыла һәм Eutelsat W4 (көнчыгыш озынлыкның 36 гр.) иярчененең 25нче номерлы транспондеры аша Россиянең Европа өлешенә, Урал, Көнбатыш Себер, БДБ илләренең бөтенесенә диярлек һәм кайбер якын чит илләргә таратыла. Транспорт агымының параметрлары MPEG-2/DVB-S стандартына туры килә. Иярчен кабул итү станцияләренең төп техник параметрлары:
Шәхси кабул итү җайланмалары өчен (видеоның чыгу юлы - PAL стандартында) һава шартларының киң диапазонында гадәттә "НТВ+" челтәренең стандарт иярчен кабул итү комплектлары кулланыла. Антеннаның диаметры ким дигәндә 0,6 метр һәм ул көзге офсет булырга тиеш. Эзләүне автоматик рәвештә башкарган очракта транспорт агымы "TNV" исеме белән билгеләнә.
"Яңа Гасыр" радиопрограммасын тыңлар өчен шул ук менюның 2нче тавыш юлы кабызыла. Күмәкләшеп кабул итә торган системалар өчен (видеоның чыгу юлы - SECAM стандартында) диаметры ким дигәндә 0,9 метр булган офсет антенналар кулланыла. Татарстан Җөмһүриятенең төбәк иярчен челтәрендә "Супрат" компаниясенең антенналары, "Philips" ширкәтенең профессиональ цифрлы иярчен алгычы DVS 8010/03(04) һәм "Swedish Microvave AB" ширкәтенең профессиональ цифрлы конверторы SMW LNB Digital 10,75 кулланыла. РФ шәһәрләрендәге антенналарны Eutelsat W4 иярчененә көйләр өчен, азимутның (Az) һәм урын почмагының (El) түбәндәге күрсәткечләрен кулланырга кирәк: Яңа W сериясенә карый торган EUTELSAT W 4 иярчене ретрансляторларның аеруча зур көченә ия, һәм аның ешлыклар диапазоны шактый киң булганлыктан ул аеруча зур киңлекләрне каплый. Аның ретрансляторлары аерым клиентларга да, Европа, Азия, Африкада урнашкан сәнәгать һәм коммерция оешмаларының мәгълүмат бүлекләренә дә хезмәт күрсәтә. W 4 иярчене 24 транспондер белән тәэмин ителгән. Аның сигналы ике төрле нур белән таратыла: 1) Европа, Якын Көнчыгыш һәм төньяк Африкага хезмәт күрсәтә торган киң фиксацияләнгән нурлар һәм 2) кирәк булган районга юнәлдерелә торган түбән, идарәле нурлар. Яңа КАның техник үзенчәлекләре ешлык диапазоннарының берсен сайларга мөмкинлек бирә: ул йә 36, йә 72 мГц булырга тиеш. W 4 идарә ителә торган түбән нурдан кала, шулай ук, ике киң нурга да ия: алар Россия белән Африканың Сахрадан көньяктарак урнашкан районнарны каплый. Якынча эшләү вакыты - 14 ел. Иярчен каплый торган җирлекнең уртасында булганда антеннагыз ким дигәндә 60 см киң булырга тиеш. Болытлы, яңгырлы, карлы көннәрдә антенна диаметрының ким дигәндә 85 см булуы зарур. W сериясенә карый торган иярченнәрнең орбитага чыгару параметрлары һәм характеристикалары КА исеме - W4
"НТВ-ПЛЮС" СПУТНИК ОПЕРАТОРЫ: "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесен шулай ук "НТВ-плюс" спутник операторының "Базовый" пакетында да карарга мөмкин. Безнең каналны карау өчен, кул тәртибендә эзләүне (ручной поиск) башкарырга кирәк: тизлеге - 27500, FEC - 3/4, ешлыгы - 11785, поляризациясе - түгәрәк (R), иярчене - "Eutelsat W7".
"ТРИКОЛОР-ТВ" СПУТНИК ОПЕРАТОРЫ: "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе "Триколор ТВ" спутник операторының "Оптимум" пакетына да кергән. Канал ТНВ доступен и в пакете "Оптимум" спутникового оператора "Триколор ТВ". Телеканалларны көйләү өчен, ресивер пультында "Menu" төймәсенә басып, "Каналлар эзләү" ("Поиск каналов "Триколор ТВ") пунктын сайлагыз. Шул рәвешле сез каналлар исемлеген яңартачаксыз, һәм "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесен карый алачаксыз. "Яңа Гасыр" ТРК тапшыруларын кабул итү буенча тәфсилләбрәк техник мәгълүматны (843) 570-50-53 телефоны буенча алырга мөмкин (иярчен аша эшләү бүлеге). |
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |