Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
9 Сентябрь - 20:30
"Татарлар"
Тапшыруның алып баручысы Флюра Абдуллина чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышы белән таныштыра һәм татар зыялыларының фикерләрен җиткерә.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:30  Новости, прогноз погоды



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Информацион программалар дирекциясе

Информацион программалар дирекциясе татар телендәге "Татарстан хәбәрләре" һәм рус телендәге "Новости Татарстана" хәбәрләр редакцияләрен берләштерә. "Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларының беренче чыгарылышлары эфирга 2002 елның 26нчы августында чыкты. Иң элек "Хәбәрләр" көнгә 2 тапкыр чыга иде, хәзер исә җөмһүрияттәге вакыйгалар белән тамашачылар көненә 9 мәртәбә таныша.

 

 

"Новости Татарстана" тапшыруын алып баручылар: Радик Фәрхуллин, Альбина Полищук, Светлана Звонарева һәм Михаил Степанов

 

Шимбә саен ике редакция атнаның вакыйгаларына нәтиҗә ясап, "Татарстан. Атналык күзәтү" һәм "Новости Татарстана". В субботу вечером" программаларын әзерли. "Хәбәрләр"не 30 хезмәткәр - хәбәрчеләр, продюсерлар, редакторлар, алып баручылар - "ясый". "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының хәбәрләр хезмәте - күпсанлы конкурслар, шул исәптән, бөтенроссия бәйгеләрендә дә җиңү яулаган коллектив.

 

 

 

 "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын алып баручылар: Данил Гыйниятов, Гөлназ Гыйниятова, Эльмира Исрафилова, Гөлүсә Исмәгыйлева,

Фәнис Камал, Радик Гыймаев

 

Эшләре бик авыр: республика тормышы турында Татарстан тамашачыларына гына түгел, шулай ук Төркия, Финляндия, Швеция, Чехия, Германия, элеккеге Союз республикаларында яшәүчеләргә дә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйли белергә кирәк. Редакция йолдызлы хезмәткәрләре белән дан тота: Лилия Гильдеева, Мария Штейн, Дмитрий Нестеров, Гүзәл Хәйретдинова, Наталья Лукина, Рәфыйкъ Галиев кебек журналистлар - иҗат юлларын нәкъ менә безнең каналда башлаган шәхесләр.

 

2008 елның октябреннән "Новости Татарстана" барлык регион яңалыкларыннан алданрак – 18 сәгать 30 минутта чыга башлады.

 

"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы слоганы - "Сүзнең кадерен белеп эшлибез".

 

"Новости Татарстана" тапшыруы слоганы - "Главные новости республики" ("Җөмһүриятнең төп яңалыклары").

 

"Татарстан хәбәрләре" тапшыруының баш редакторы: Данил Гыйниятов

Режиссерлар: Илүзә Апанаева, ГөлсинәКадыйрова
Телефоннар: (843) 570-50-18, 570-50-20
 
"Новости Татарстана" тапшыруының баш редакторы: Радик Фәрхуллин
Баш режиссер: Николай Прокофьев
Режиссер: Альбина Горбунова
Телефоннар: (843) 570-50-17, 570-50-21


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде