|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
ФАТЫХОВА ЧУЛПАН Туган көнең һәм елың. 1996нчы елның 27нче марты. Яраткан китабың? А. Чехов "Дом с мезонином", Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Г. Гөбәй "Маякчы кызы". Яраткан тәмле ризыгың? Бөтен ризыкны да яратып ашыйм. Яраткан фильмың, мультфильмың? "Английский пациент", мультфильм "Мышонок Пи". Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... мин үзем. Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Өйдә тәртипсезлек булса ачуым чыга. Хыялың бармы? Хыялларым бик күп. Үскәч кем булырга уйлыйсың? Журналист. Телевидениегә ничек эләктең? Әнием: "Талант югалырга тиеш түгел" диде.
Туган көнең һәм елың. 1999нчы елның 1нче декабре. Туган урының. Казан шәһәре. Кая укыйсың? Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, 4Б классында. Гаиләдә кемнәрең бар? Әнием, дәү әнием, дәү әтием. Нәрсәләр белән мавыгасың? Балык тоту, футбол, теннис. Яраткан китабың? Алмаз Гыймадиев хикәяләрен, "Барын да белергә телим" сериясеннән китаплар. Яраткан тәмле ризыгың? Пылау, фрикаделькалар, камыр ризыклары. Яраткан фильмың, мультфильмың? "Титаник", "Ледниковый период". Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... Раил Өметбаев, Роза Әдиятуллина, Илнур Фәйзрахмановларны чын профессионаллар дип саныйм, әнием Айгөл Хәйруллинаны яратып тыңлыйм. Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Ачулансам сөйләшмим. Каршы дәшкәнгә ачу килә. Хыялың бармы? Чын профессиональ алып баручы булырга телим. Кеше аяк басмаган утрауга бару, шунда "Күчтәнәч" тапшыруын төшерү. Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Летчик буласым килә. Каникулларны ничек уздырасың? Гадәттә каникулларым уйнап, телек карап үтә. Сәяхәт итәргә яратам. Телевидениегә ничек эләктең? Өч яшьтә "Күчтәнәч"кә килдем. Шуннан бирле ТВдан аерыла алмыйм. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Кыю булсыннар.
ХӘСӘНОВА ЗӨҺРӘ Туган көнең, елың. 30нчы июльдә. Туган урының. Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы. Кая укыйсың? Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыйм. Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием, дәү әнием, энем бар. Нәрсәләр белән мавыгасың? Фотография һәм кино сәнгате белән кызыксынам, музыка тыңларга яратам. Яраткан китабың? "101 фотогерой. С любовью к собакам" Рейчел Хэйл, М. Лермонтов, А. Блок иҗатын яратам. Яраткан тәмле ризыгың? Мантый һәм бигрәк тә шоколад. Яраткан фильмың, мультфильмың? "Миллионер из трущоб", "Бичаракай" фильмнарын, "Большое путешествие" мультфильмын яратып карыйм. Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... Тина Канделаки , Иван Ургант ошый. Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Ачуым озакка бармаса да тиз кызып китәм. Хыялың бармы? Дөньяның иң биек ноктасы Джомолунгма тавына менү. Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Режиссер булырга телим. Каникулларны ничек уздырасың? Туган авылымда әти-әнием, дусларым белән бергә. Телевидениегә ничек эләктең? Тырышлыгым белән. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Гел елмаеп яшәгез! Һәр нәрсәдән позитивлык табыгыз!
Туган көнең, елың. 1994нче елның 20нче декабре. Туган урының. Мәркәзебез Казан. Кая укыйсың? 16нчы татар-инглиз гимназиясендә. Гаиләдә кемнәрең бар? Әнием, абыем Айрат. Нәрсәләр белән мавыгасың? Бию һәм театр түгәрәгенә йөрим, заманча технологияләр белән кызыксынам. Яраткан китабың? Фәнис Яруллин, Әмирхан Еники әсәрләрен укырга яратам. Яраткан тәмле ризыгың? Әнием пешергән барлык ризыкларны яратам. Яраткан фильмың, мультфильмың? "Форсаж", "Валли", "Тачки", алар бик күп. Яраткан теле һәм радио алып баручыларың. Резедә Хәсәнова, Илдар Кыямов, Әбри Хәбриев. Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Ошамаган нәрсәләрне шаяртуга борып җибәрергә тырышам. Хыялың бармы? Әлбәттә, хыялсыз яшәү мөмкин түгел. Иң зур хыялым, тормышта үземнең урынымны табу. Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Төрле уйларым бар, бәлки иҗат кешесе булырмын. Каникулларны ничек уздырасың? Бик күңелле һәм файдалы итеп уздырырга тырышам. Дусларым белән аралашам, спорт белән шөгыльләнәм, төрле фестивальләрдә катнашам. Телевидениегә ничек эләктең? Кастинг уздым. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Бөтен хыялларыгыз тормышка ашсын, күгегез һәрчак аяз булсын. "Яшь ТНВ"ны карагач һәркөнегез җиңел һәм күтәренке кәеф белән үтсен. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Бөтен хыялларыгыз тормышка ашсын, күгегез һәрчак аяз булсын. "Яшь ТНВ"ны карагач һәркөнегез җиңел һәм күтәренке кәеф белән үтсен. БИКТИМИРОВА ӘДИЛӘ Туган урының. Казан шәһәре Кая укыйсың? 16 нчы татар инглиз гимназиясендә. Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием,әнием, апам һәм мин. Нәрсәләр белән мавыгасың? Музыка белән мавыгам, "Нур" театрына түгәрәккә йөрим. Яраткан китабың? Рәшит Бәшәр "Ачык капка". Яраткан тәмле ризыгың? Өчпочмак. Яраткан фильмың, мультфильмың? "Хатико" фильмы. Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... Александр Пушной, Татьяна Гордеева. Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Алдалаганда ачулана беләм. Хыялың бармы? Бар, ләкин ул сер булып калсын. Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Танылган кеше. Телевидениегә ничек эләктең? "Нур" театры аша. "Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Кешелекле, әдәпле булырга. Мәктәптә дүртле-бишлеләр генә алырга, әти-әниләрне беркайчан да борчымаска. Һәм "ЯшьТНВ"ны карарга телим.
|
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |