|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Котлаулар хезмәте"ЯҢА ГАСЫР" РАДИОСЫНДА МУЗЫКАЛЬ КОТЛАУЛАР "Яңа Гасыр" радиосында яңгыраган музыкаль котлау гаилә бәйрәмегезнең матур бизәге булыр.
Котлауга заказны өч юл белән бирергә мөмкин: 1. 8171 хезмәте котлауларны бөтен республикадан кабул итә. Сезгә өй телефоныннан 8171 номерын гына җыярга кирәк (кодларны җыясы түгел). 8171 - Котлау бүген, түләү - иртәгә! 2. 079 хезмәте котлауларны Казандагы тыңлаучылардан кабул итә. Заказлар өй телефоныннан кабул ителә. 3. Сез шулай ук котлавыгызны хат итеп Россия Почтасы аша җибәрә аласыз. Котлау белән бергә түләү турында квитанцияне дә юлларга кирәк. Почта аша хатларны бәйрәмгә кадәр кимендә 10 көн кала җибәрергә киңәш итәбез. Сезнең котлау сүзләре "Яңа Гасыр" радиосының иң популяр тапшыруларында - "Кояшлы сәлам" һәм "Күңел җылым - хатларда" программаларында яңгыраячак. Тулырак мәгълүмат - (843) 570-50-95. Котлауның бәясе - 360 сумнан башлап. ИГЪТИБАР!!! Хатлар текстында түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш түгел: - тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр турында мәгълүмат; - хәрби һәм гаскәри техника, гражданлык кораллары турында мәгълүмат; - медикаментлар, дәвалану ысуллары (күмәкләшеп дәвалау, сеанслар, психотерапия, алкоголизмнан дәвалау һ.б.) турында мәгълүмат; - лотереяләрне оештыру һәм үткәрү турында мәгълүмат; - иминиятләштерү эшчәнлеге турында мәгълүмат; - ломбардлар эшчәнлеге, предприятиеләрне ликвидацияләү, финанс хезмәтләре (вкладлар кабул итү, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр белән бәйле операцияләр һ.б.), ширкәтләр, биналар, офислар һәм башка предметларны сату һәм сатып алу турында мәгълүмат. Эфирны алып баручылар хатны үзләре ничек тели шулай редакцияли ала. Тулырак мәгълүмат телефон буенча: (843) 570-50-95.
|
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |