|
||||||||||||||||||||||||
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башка сорашулар
|
Компания"ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕРАДИОКОМПАНИЯСЕ
I. Үз эченә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалын, "Яңа Гасыр" һәм "Love" радиоларын һәм "На волне Татарстана - Татарстан дулкынында" атналык газетасын алган "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте 2001 елның 17нче маенда теркәлгән. Хәбәрләрнең беренче чыгарылышлары, яңа авторлык тапшырулар эфирга 2002 елның 26нчы августында чыга башлады.
II. Ике иярчен аша сигнал Россия регионнары, БДБ илләре, Европа һәм Азиянең зур өлешенә тарала. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының көчле сигналын Татарстанның һәр районында тотып була. Телеканал тапшыруларын Удмуртия, Башкортостан, Чувашия республикаларында, Мәскәү, Свердловск, Оренбург, Самара, Саратов, Новосибирск, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Красноярск, Краснодар крайларында, Казахстан, Финляндия, Төркия, Чехия, Латвия, Литва, Эстония, Кытайда карыйлар. Телеканал тапшырулары www.tnv.ru сайтында online тәртибендә трансляцияләнә. Бу үз чиратында телеканал тапшыруларын Internet челтәреннән җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан карарга мөмкинлек бирә.
III. "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы һәркөнне 22 сәгать буе ике дәүләт телендә дә - татар һәм рус телләрендә эшли. Канал үз тамашачыларына тапшыруларның төрлесен - хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар гына түгел, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының һәм кызыклы тамашаларның турыдан-туры трансляцияләрен дә тәкъдим итә. Биредә дубляж студиясе тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион фильмнар, сериаллар белән бергә безнең һәм чит ил кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләрен дә күрергә була. Эфирда 40тан артык даими тапшыру һәм программа бар.
IV. Телеканалның 14 миллионнан артык потенциаль аудиториясе бар. Компаниянең Мәскәү һәм Екатеринбургта хәбәрчеләр пунктлары эшли. Тиздән Самара, Саратов, Уфа һәм Ижауда корпунктлар ачылачак.
V. "Яңа Гасыр" радиосы - Татарстанның барлык районнарында ишетелгән, тәүлек буе эшләүче бердән-бер мәгълүмати-музыкаль FM радиостанциясе. Иң алдынгы технологияләр кулланып эшләнгән тапшыруларны бөтен Россиядә - Калининградтан Себергә кадәр, шулай ук, Финляндия, Латвия, Литва, Румыния, Болгария, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдә дә тыңлыйлар. Татарстаннан читтә "Яңа Гасыр" радиосын "НТВ+" челтәренең стандарт комплексы ярдәмендә кабул итәргә һәм дөньяның төрле ноктасында радиотапшыруларны online режимында Internet челтәре аша ишетергә мөмкин.
VI. "Казан Love-радио"сы "Love-радио" федераль ридостанциясенең даими партнеры булып санала. Һәм Казан шәһәрендә 107,8 FM ешлыгында эшләп килә. Стильле европа көйләре, чит һәм рус телендә башкарылучы данлыклы хитлар радостанцияне тагын да заманча итә.
VII. "Татарстан дулкынында" газетасы – ул һәр атна нәшер ителәүче, гаилә белән укыла торган газета. 1960 нчы елдан бирле бастырылып килә. Татарстанда бу басманы беләләр һәм яратып укыйлар. Чөнки ул ярты гасыр дәвамында укучыларны телевидение хезмәте белән таныштырып бара. Татарстан телевиденисенең йолдызлары турында тиңе булмаган мәгълүмат бирә.
VIII. Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни үзаңын үстерү өстендә эш алып бара. Тупланып яшәүче милләттәшләребезне милли-мәдәни-тарихи аң дәрәҗәсендә берләштерә. Россия һәм Евразия медиакиңлегендә Татарстанны зур үсеш алучы, бай икътисадый, мәдәни һәм спорт потенциалы булган төбәк буларак күрсәтә.
420095, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе
Телефон: (843) 570-51-02, 570-50-35, факс: (843) 554-30-40
E-mail: pr@tnvtv.ru
|
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() |
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе 420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35 Факс: (843) 554-30-40 Е-mail: pr@tnvtv.ru Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде |
![]() |