Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
9 Сентябрь - 14:45
"Мәктәп"
Тапшыру мәктәп тормышын, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен яктырта, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә. Бу чыгарылышта балаларның җәйге ялларына йомгак ясалыр.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
9:00  "Робин из Шервуда" Телевизионный сериал
9:34  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



Алып баручылар

Насыйбуллин Таһир

Туган көнең, елың. 1993нче елның 30нчы сентябре.

Туган урының. Казан шәһәре.

Кая укыйсың? Ш. Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе.

Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием һәм апам Зөһрә.

Нәрсәләр белән мавыгасың? Хип-хоп юнәлешендә актив катнашам, рэп укыйм, шигырьләр язам.

Яраткан китабың? Пауло Коэльо "Мактуб".

Яраткан тәмле ризыгың? Мантый.

Яраткан фильмың, мультфильмың? "На скале" фильмы, "Soul eater", "Naruto" мультфильмнары.

Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... Барысын да яратам.

Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Ачулана беләм, автобусны озак көткәндә.

Хыялың бармы? Мин әлегә хыялымны берәүгә дә әйтмим. Ул сер булып калсын.

Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Тарихта эз калдыра алырдай шәхес булырга телим.

Каникулларны ничек уздырасың? Җәйге ялны 5 ел рәттән "Сәләт" лагерендә уздырам.

Телевидениегә ничек эләктең? Мин кечкенәдән телевидениедә йөрдем. Ничек килеп эләккәнемне хәтерләмим дә инде.

"Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Безнең белән калыгыз!

 

АТЛАСОВА ФИРҮЗӘ

Туган көнең, елың. 1996нчы елның 1нче мае.

Туган урының. Казан шәһәре

Кая укыйсың? 13нче татар гимназиясендә

Гаиләдә кемнәрең бар? Әнием

Нәрсәләр белән мавыгасың? Бассейнга йөрим, биюләр белән кызыксынам. Мин аеруча спорт биюләрен яратам. Хип-хоп стилендәге биюләргә өйрәнергә телим. Төрле төстә һәм формада булган алкалар җыям һәм тагып йөрим. Модельләр агентлыгына йөреп алдым. Ләкин вакытым җитмәгәнлектән ташларга туры килде. 

Яраткан китабың? Софи Кинселла "Шопоголик", Н. Исәнбәт "Әбугалисина".

Яраткан тәмле ризыгың? Гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый.

Яраткан фильмың, мультфильмың? Шул ук "Шопоголоик".

Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... "Яшьләр тукталышы"н алып баручы Венера һәм Әдилә.

Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Белмим. Бәлки, ачуымны чыгарсалар, булдырамындадыр.

Хыялың бармы? Театрда уйнарга телим. Мәктәптә спектакльләр куйганда һәрвакыт берәр роль башкарам.

Үскәч, кем булырга уйлыйсың? Актриса.

Каникулларны ничек уздырасың? Лагерьдә, авылда, быел Анапада булдым. Әнием белән театрларга йөрергә яратам.

Телевидениегә ничек эләктең? Мин кечерәк яшемдә инде бер рекламада төшкән идем. Ә "Яшь ТНВ"ны алып барырга чакыру буенча килдем.

"Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... "Яшь ТНВ"ны карагыз! Ә татар телен начар белүчеләр, өйрәнсеннәр иде. Сәламәтлек һәм бәхет телим.

  

ОСТРОУМОВ ИВАН
Туган көнең һәм елың. 1995нче елның 27нче гыйнвары.
Туган урының. Казан шәһәре
Кая укыйсың? Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе
Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием һәм апам.
Нәрсәләр белән мавыгасың? Музыка тыңларга, дуслар белән аралашырга яратам.

Яраткан китабың? А. Дюма "Три мушкетера", А.С. Пушкин "Әкиятләр".
Яраткан ризыгың? Чизбургер.

Яраткан фильмың, мультфильмың? "Классный мюзикл", "Tom & Jerry".
Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... Роза Әдиятуллина, Марсель Әхмәдуллин, Резеда Хәсәнова
Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Әйе. Ялганлаганда... 
Хыялың бармы? Парижга барырга.

Үскәч кем булырга уйлыйсың? Журналист.
Каникулларны ничек уздырасың? Телевизор карап, контактта дусларым белән аралашам.

Телевидениегә ничек эләктең? Очраклы гына.
"Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Һәрвакыт шат, бәхетле булыгыз һәм "Яшь ТНВ" белән калыгыз!

 

ХАҖИЕВА ЧУЛПАН

Туган көнең һәм елың:  2001нче елның 29нчы июле.

Туган урының. Казан шәһәре.
Кая укыйсың. 1нче татар гимназиясендә.
Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием, сеңлем Зилә.
Нәрсәләр белән мавыгасың? Матур открыткалар, рәсемнәр, наклейкалар, төрле-төрле ракушкалар җыям.
Яраткан китабың? Энциклопедия.  Барсын да яратам.
Яраткан т
әмле ризыгың? Әнием пешергән өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк.
Яраткан фильмы
ң, мультфильмың? "Дети небес",  "Элвин и бурундуки" "Ну, погоди!"
Яраткан теле
һәм радио алып баручыларың... "Һава торышын" алып баручы Резедә апаны. Ә  сез аны беләсезме? Бигрәк тә аның "Көннәр кояшлы, матур", диюе ошый.

 Ачулана беләсеңме? Күбесенчә нәрсәгә? Беләм. Сеңлем Зиләне ачуланам, чөнки ул сорамыйча минем әйберләремне ала. Ачуланам да, соңыннан дуслашабыз. Ул кечкенә бит әле, аңлап бетерми.
Хыялы
ң бармы? Бар!!! Акыллы,  матур кыз булып үсәргә, диңгезгә барасым да килә. Яхшы билгеләренә генә укысам бу хыялым тормышка ашырга тиеш. Әтием шулай дип әйтә.
Үскәч кем булырга уйлыйсың? Илшат абый урынында булсам да ярый.

Каникулларны ничек уздырасың? Күңелле. Кинога, аквапаркка, диңгезгә бардым. Авылга да кайттым.
Телевидениег
ә ничек эләктең? Мине ошаттылар бугай, үзләре чакырдылар.
"Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Авырмасыннар, безне карарга онытмасыннар!

 

ЗАКИРОВ ИСКӘНДӘР

Туган көнең һәм елың. 1994нче елның 5нче ноябре.
Туган урының. Казан шәһәре
Кая укыйсың? Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе
Гаиләдә кемнәрең бар? Әтием, әнием һәм апам.
Нәрсәләр белән мавыгасың? Чит ил әдәбияты укырга; тәңкәләр, значоклар җыярга; җырларга яратам.

Яраткан китабың? Тарихи китаплар. Фенимор Купер "Последний из могикан", Чингиз Айтматов "И дольше века длится день".

Яраткан фильмың, мультфильмың? "Тарас Бульба", "Tom & Jerry".
Яраткан теле һәм радио алып баручыларың... телевизион алып баручы Ю.Вяземский.

Ачулана беләсеңме? Күбрәк нәрсәгә? Ачуымны чыгарсалар ачуланам.
Хыялың бармы? Вяземскийның тапшыруында катанашасым һәм анда беренче урын алып, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә телим.

Үскәч кем булырга уйлыйсың? Дипломат.
Каникулларны ничек уздырасың? Быел "Сәләт" лагерендә ике смена ял иттем. Мин актив ял яратам. Велосипедта йөрим, тимер аякта шуам.

Телевидениегә ничек эләктең? Кастинг үттем.
"Яшь ТНВ"ны караучыларга теләкләрең... Тормышның бер көнен дә юкка уздырырга ярамый, аннан позитив эмоцияләр җыярга кирәк.

 

Дәвамы



"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде