Баш бит Баш бит итеп куярга Сайтның картасы рус / тат


 
10 Сентябрь - 22:00
"Син - минеке, мин - синеке"
Бу чыгарылышта төп герой Илшат тапшыруда катнашучы өч кызның кайсысын сайлар? Тапшыруның кунагы – җил-давыллар, кояш һәм яңгырлар турында хәбәр итүче “Һава торышы”ның сөйкемле алып баручысы Резедә Хәсәнова.
Хәзерге вакытта эфирда Online:   
17:00  "Бәхилләшү"
17:04  Музыка



Сезне "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосының online тәртибендә эшләү сыйфаты канәгатьләндерәме?
ТВ - әйе, радио - юк
ТВ - юк, радио - әйе
Икесе дә канәгатьләндерә
Берсе дә канәгатьләндерми
Башка сорашулар



"7 дней" иҗат берләшмәсе

ИЛ ҺӘМ КЕШЕЛӘР. БЕЗНЕҢ КАРАШ 
 
Илдә барганнардан хәбәрдар булырга телисезме? "7 дней" иҗат берләшмәсе журналистлары Россия чынбарлыгының иң катлаулы һәм иң киеренке проблемаларын күтәрергә курыкмый. Һәр якшәмбе 18:30 һәм 21:30 сәгатьләрдә Татарстанның беренче иярчен телеканалында "7 дней" аналитик тапшыруы чыга.
 
Программада республика телевидениесендә үз юлын булдырган сәләтле журналистлар хезмәт куя. Автор һәм алып баручы - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.
 
Әминов - яңа Казан телевидениесенең чишмә башында торучы журналистларның берсе. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында мәгълүмати-аналитик тапшыру ачу идеясе барлыкка килгәч, төп таләпләрнең берсе булып "7 дней" командасына эшләргә комачау итмәскә тиешләр дигән шарт куелды. Яңа тапшыру хакимияткә хезмәт итәргә түгел, ә билгеле вакыт аралыгында бирелгән шартларда туып үсә барган чын тормыш турында сөйләргә тиеш. Журналистлар геройлары гади кешеләр булган вакыйгаларны объектив рәвештә яктыртырга тырыша. Еш кына Татарстан Премьер-министрының атналык киңәшмәләре "7 дней" тапшыруында чыккан сюжетларны искә төшерүдән башлана, ә дүшәмбе җәмәгать транспортында эфирга чыккан репортаж хакында бәхәсләрне ишетергә мөмкин. Бу фактлар тапшыру дәрәҗәсен ачык күрсәтә.
 
"7 дней"ның журналистлар командасында - хәбәрчеләр арасында темалар төгәл бүленгән. Икътисад өлкәсе - Тимур Бикмурзинныкы. Рәмис Латыйпов - Татарстанның берәр районында булган хәлләрне тасвирлаучы, тирән аналитик сюжетны берничә сәгать эчендә төшерә алучы профессионал. Еш кына ул вакыйга урынына җомга чыгып китеп, аның сюжеты тапшыруда инде якшәмбе  күрсәтелә. Атна азагы - җирле җитәкченең төшерү төркеменә мөмкин кадәр аз йогынты ясый торган вакыт. Илзирә Сибирцева - тиз хәрәкәткә килә торган һәм кирәкле элемтәләрне булдыра алучы журналист. Михаил Любимов - чын экран кешесе. Бу журналистның сирәк һәм гадәти булмаган таланты заманыбыз геройларын ачыкларга ярдәм итә. Ә бит бүгенге журналистикада мондый сюжетлар шулкадәр аз.
 
Аналитик журналистиканың хәзер авыр чорны кичергәне сер түгел. Тапшыруларда бары фактларны гына бәян итәләр. "7 дней "проекты исә күренешләр, геройлар һәм вакыйгалар арасында булган яшерен бәйләнешне ачыкларга тырыша, ә димәк, Татарстан телевидениесендә онытылган аналитик жанрны яңарту эшен башкара. Бу бик авыр, ләкин кызыклы хезмәт.
 
"7 дней" мәгълүмати-аналитик тапшыруы Татарстан һәм Россиядә булган вакыйгаларга нәтиҗәне һәр якшәмбе 18:30да һәм 21:30да ясый. Дүшәмбе көнне, иртәнге 5тә, якшәмбе программасы кабатлап күрсәтелә.      
 
Тапшыруның авторы һәм алып баручысы:  Илшат Әминов
"7 дней" иҗат берләшмәсе җитәкчесе: Михаил Любимов
Элемтә өчен телефон: (843) 570-50-45


"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе
420095, Татарстан, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт

Тел.: (843) 570-51-02, 570-50-35
Факс: (843) 554-30-40
Е-mail: pr@tnvtv.ru

Сайт "Варлок" компаниясендә эшләнде